Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәйзерахманов: Без бүтән милләтләргә дә кирәк


Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле үзенең 10 еллыгы уңаеннан әзерләгән концерт-риваятькә тамак белән җырлау алымнарын да, инде онытылган саз-кубызны да, 1916 елда язып алынган җырларны да, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның халык иҗаты үрнәкләрен дә кертте.


Үз тамашачысын көннән-көн ипләп кенә арттыра баручы; Русиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә гөрләттереп бастырып кул чаптыручы; борынгы татар халык җырларын гына түгел, ә инде югалды дигән уен коралларын яңадан тудыручы; дөнья сәхнәсендә мөкәммәлеккә омтылучы Татарстан республикасының фольклор дәүләт ансамбле “үзенең кемлеген күрсәтте”, дип белдерә җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзерахманов.

Дөрес, көнләшеп, я булмаса хөсетләнеп караучылар да, уңышларына сөенүчеләр дә, чын күңелдән ярдәм кулы сузучылар да юк түгел. Ансамбльне кайберәүләр инде “валютный” дип тә җиппәрә. Ә Фәйзерахманов үзе ярым шаярып, ярым көлеп “без авыл хуҗалыгыныкы да бит әле” ди.

“2009 елдан алам, аны без Германиягә бару белән башлаган идек. Ул сәфәр ике атна дәвам итте. Русиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә дөньякүләм узган агроказанышлар ярминкәсендә катнаштык.

Анда без Татарстанны гына түгел, ә бөтен Русияне тәкъдим иттек. Аннан кайткан гына идек Туниска Татарстан көннәренә чыгып киттек. Аннан соң ук Тимирязев исемендәге академия галимнәре тәкъдиме белән Манголиягә бардык. Ул искитмәле бер сәяхәт булды.

Илдар Рөстәм улы Үтәмешов, ул Үтәмешовлар нәселенең бер ботагы, безне Кукмарада күреп алып, Мәскәүгә барып бик мактап сөйләгән. Менә алар белән Манголиядә йөреп кайттык. Аннан соң исә җәй көннәрендә Төркиядә фестивальдә булдык.

Менә 2010 ел башланып китте, сәяхәтләр тукталыр инде, дип әйткән идем, яңа гына авыл хуҗалыгы министрлыгы белән Төрекмәнстанга барып чыктык. Анда да зур күргәзмә иде.

Инде менә шушы көннәрдә 26 февральдән 29на кадәр без, Алла бирса, Парижга китәбез. Нәкъ шундый ук дөнья күләмендәге күргәзмәгә. Шуның өчен күреп торасыз, без хәзер сәнгать әһелләре генә түгел, ә берникадәр авыл хуҗалыгында да үзебезнең казанышларны тәкъдим итәбез.

Монда, чын мәгънәсендә, бөтен дөньядан килгән халык безне күреп кала. Ул безнең кыяфәтне, сәнгатьне, матур егет һәм кызларны, киемнәрне күреп, татар халкы менә шундый икән дип әйтә. Дөресен әйткәндә, күргәзмәгә килгән бөтен халык эшләрен ташлап безне карарга җыела”, ди Фәйзерахманов.


Дөрес, күргәзмәләргә гадәттә түрә-кара йөри. Чит илләрдән кайтып кермәгән төркемнең авыл хуҗалыгы тармагында җиң сызганып хезмәт итүчеләр: итен, маен, сөтен, икмәген, яшелчәсен җитештерүчеләр янына барырга вакыты каламы соң? Узган ел алар Татарстанның 10нан артык районында һәм каласында чыгыш ясаган.

“Безгә мәдәният министрлыгы һәм филармония тарафыннан план да төшерелә бит. Анда шуның кадәр тамашачыны сәнгать белән таныштырырга, шуның кадәр акча эшләргә тиешсез дип әйтелә.

Шатланып әйтә алам, узган ел бирелгән йөкләмәләрне ике мәртәбә арттырып үтәдек. Бу ансамбльнең эшчәнлеген дә, кирәклеген дә, алга таба эшләргә мөмкинлекләре барлыгын да күрсәтеп тора.

Фольклор ансамбленең иң отышлы ягы шул ки, ул кайда гына нинди генә милләт алдында гына чыгыш ясаса да, кабул ителә торган әйбер.

Төркиядән кайтуга безне Түбән Новгород өлкәсендә үткән “Алтын чишмә” (Золотой ключ”) дип аталган славян халыклары фестиваленә чакырып алдылар. Без, бердән-бер татар төркеме идек, Надежда Кадышева коллективыннан соң чыгыш ясадык. Шундый күренекле төркемнән соң ничекләр генә чыгыш ясарбыз дип борчылган идем. Анда Украина, Белорустан килгән көчле коллективлар, тамашачы да гел руслар гына иде.

Анда безгә булган мөнәсәбәткә шаккаттык. Безне күтәреп алдылар. Мин шунда тагын бер кат сәнгатебезнең татар халкы өчен генә түгел, ә бүтән милләтләр өчен дә кирәклегенә инанып кайттым. Бу юнәлештә дә безгә эшләргә кирәк”, ди Фәйзерахманов.


Эш дигәннән, иртәнге таңнан караңгы төнгә кадәр хезмәт итеп кенә ирешелгән уңышлар бу. Айдар Фәйзерахманов үзләрендә үтә дә катгый таләпләр булуын яшерми. Итәгатьлелек, төгәллек, тырышлык, сәләттән кала фольклорчылар иң беренче чиратта татар сәнгатенә мөкиббән булырга тиеш. Җырлый, бии, матур итеп сөйли һәм шул ук вакытта татар халкының уен коралларында да уйный белү зарур. Ансамбль инде онытыла башлаган уен коралларына да җан өрә.

“10 еллык уңаеннан үткән концертта беренче тапкыр сәхнәгә кыл-кубыз чыкты. Ул искитмәле уен коралы. Аны бабаларыбыз борын-борыннан ясаган. Ул безнең авылларыбызда бар иде.

Аннан соң, беренче тапкыр саз зур сәхнәгә безнең аша чыкты. Аның искитмәле аһәңле яңгырашы безнең татар халкының чиертеп җырлана торган җырларына, моңнарына туры килә.

Шулай ук. Мин беренче тапкыр тамак белән җырлауны сәхнәгә чыгарырга тырыштым. Аны кайберәүләр бездә булмаган дип тә әйтергә мөмкин. Ә ник булмасын?

Безнең тамырлар боларлар белән генә төгәлләнми. Без бит әле төрки халык, без бит дала халкы. Мин моңа бик кызыктым. Әлегә бер үзенчәлегенә генә (элементына) ирештем. Исәбем тагын берсенә ирешү. Ирешәм икән, ул минем өчен бик зур әйбер булачак”, ди Фәйзерахманов.

Айдар Фәйзерахманов

Гореф-гадәтләрне заманчалаштырып яңартуны, дингә тартылуны, күркәм сыйфатларны күтәрүне, иң беренче чиратта телне онытмау кирәклеген беркем дә инкарь итмәс. Фәйзерахманов фикеренчә, татар җырында да асылына кайтырга тиеш. Беренче дөнья сугышы вакытында Германиядә булган татар әсирләреннән 1916 елда яздырып алынган җырларның берничәсен соңгы концертларында яңгыратканнар инде.

“Заман-заман ник үзгәртмисең һаман” дигән сүзләрен дә үзгәртмәдем. Анда татар халкының язмышы турында борчылып җырлыйлар. Бөтен милләтләр алга бар, ник син гыйлем алмыйсың, кәрван китеп бара, ник син йоклап утырасың дигән мәгънәне әйтәләр. Ул гимн кебек яңгырый. Фольклор әсәре булганга бер генә сүзен дә үзгәртмәдем.

Алар анда бик матур итеп “Кара урман”ны җырлыйлар. Без бу әсәрне Илһам абый башкарган вариантта гына беләбез. Алар аны күмәкләшеп җырлыйлар. “Зәңгәр шәл”дәге качкыннар җырына ошый төшә. Анда икенче бер “Кара урман” яңгырый бит.

Шулай ук ул вакыттагы 19 яшьлек бер егетнең җыры да бар. Ул “үтте китте яшьлегем, күрә алмадым” дип җырлый. Шундый матур әйберләр бар.

Күңелгә иң ятышлысы - андагы бөтен әйбер дә саф татар телендә. Безнең сөйләү рәвеше дә, юнәлеше дә үзгәрмәгән.

Хәзер мин эстрада җырларына әйләнеп кайтам. Безнең бүгенге җырлау рәвешендә, бормаларда нык үзгәреш сизелә. Татар бормалары бөтенләй икенче төрле булган бит.

Эстрада тышкы кыяфәте: киемнәр, ут, төтен, тавыш, матур яшьләр чыгуы белән бик нык үсте. Әмма мин җырлау мәктәбе, дәрәҗәсе үсте һәм камилләште дип әйтә алмас идем. Милли мәктәп бөтенләй юкка чыкты.

Хәзерге җырларның сүзләрен алып ташласаң, анда мәгънә бик аз. Шигърият дигән әйбер бөтенләй юк. Бу мине бик борчый.

Аннан соң, без классик әсәрләребезне: Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин әсәрләрен мелодик юнәлешен бозып “тартабыз”. Ә бит, синең аңа бернинди хокукың юк. Ул нәкъ алар язганча башкарылырга тиеш”, ди Фәйзерахманов.

Фотолар matbugat.ru cәхифәсеннән

Ансамбль үзенең 10 еллыгы уңаеннан Гамил Афзалның “Болгарлар” поэмасы нигезендә концерт-риваять күрсәтте. “Кара урман”, “Авыл көе”, “Каз канаты” җырлары; Казакъстан, Пенза, Свердловски, Себер, Самар, Саратов, Ульян, Урал буе, Чиләбе, мишәр һәм керәшен татарларының фольклор үрнәкләре дә башкарылды.

Әлеге ансамбль 1999 елда мәшһүр җырчы Илһам Шакиров тәкъдиме белән оештырыла. 2003 елда “Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара бәйгесендә һәм фольклор коллективларының Әстерхан шәһәрендә узган “Голоса Золотой степи-2003” Бөтенрусия бәйгесендә катнашып лауреат исеменә лаек була.
XS
SM
MD
LG