Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәменеи Иранның атом коралы ясавын кире кага


Иранның югары рухи җитәкчесе, аятулла Гали Хәменеи Иран атом коралы ясамый дип белдерде.

Ул Иранның атом програмына карата көнбатышның шикләрен нигезсез дип атады.

Кичә Халыкара атом энергия идарәсе беренче мәртәбә Иран атом коралы ясарга тырышканга охшый дип белдергән иде.

Кушма Штатлар идарәнең әлеге белдерүе Вашингтонның Иран атом програмына карата шикләрен куәтли диде.

Германия Тәһранның БМО Иминлек Шурасы карарларын үтәмәвенә борчылу белән чыкты.

Русия Иранны үз атом програмының тыныч максатта эшләвен раслау өчен Халыкара атом энергия идарәсе белән тыгызрак хезмәттәшлеккә чакырды.
XS
SM
MD
LG