Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колумбия мәхкәмәсе президент референдумын кире какты


Kолумбия конституция мәхкәмәсе президент Алваро Урибәнен 3нче мөддәткә сайлануы мәсьәләсендә узачак референдум таләбен кире какты. Ил парламенты бу тәкъдимне башта үз арасында кабул итсә дә аның гамәлгә ашуы өчен референдум булдыру шарт иде.


Быел президентлык мөддәте тәмамланып килгән Урибә мәхкәмәнең бу карарына каршы килмәвен әйтте.


Наркотика һәм сулчы гыйсянчыларга каршы көрәш биргән Алваро Урибәнең илдә зур тәэсире бар.


XS
SM
MD
LG