Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы резолюциясен Төркия гәепләп чыкты


АКШ Конгрессының, Госманлы империясе 1915 елда әрмәннәргә карата геноцид ясаган дигән карарлы резолюциясен Төркия гәепләп чыкты,

Төркиянең премьер министры Рәжәп Эрдоган “Төркияне башкармаган жинаять өчен гәеплиләр,”- дип белдерде.

Төркия хәкимиятләре киңәшер өчен Вашингтоннан илчесен кайтарды.

Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы: “Кавказда тәртип һәм тынычлык булсын дип, Төркия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләр яхшырып килгән бер заманда, мондый карарлар кабул ителү бик кызганыч. Ләкин бу карар безгә бернинди дә басым ясый алмаячак. Безнең тарихны мәхкәмәгә тарту – башка илләр парламенты эше түгел - бу милли намус мәсьәләсе”, диде..

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG