Иран үзендә эшләүче Русия очучылары белән килешүләне өзә.
Иранның Фарс хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Иран транспорт министрлыгы Русия очучыларына Ирандагы ширкәтләр белән эшләрен тәмамлап илдән китү өчен 2 ай вакыт биргән.
Күптән түгел бер очкыч Иранның көньяк-көнбатышындагы Мәшхәд шәһәре һава аланына төшеп утырганда аңа ут капкан иде. 40-тан артык кеше җәрәхәтләнгән бу каза өчен Русия очучысы гаепләнде.
Белгечләр исә министрлыкның бу карарын соңгы арада Мәскәү-Тәһран мөнәсәбәтләре бозылып китү белән бәйләп аңлата. Аерым алганда Русия Иранга С-300 һава һөҗүменнән саклану системын тапшыруны кичектергән иде.