Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада коалиция яңа канун нигезендә оешачак


Украинаның Югары Радасы сишәмбе көнне, коалицияне фракцияләр белән генә түгел, аерым депутатлар белән дә оештыру турында карар кабул итте.

Ул документ очен 235 кеше тавыш биргән.

Бу канунны кабул итү хәкимияттәге коалицияне оештыруны һәм Юлия Тимошенконың “әфлисун коалициясеннән” соң таралган яңа хөкүмәт формалаштыруны тизләтәчәк.

Янукович Украина президенты булып сайланганнан соң, башында Төбәкләр партиясе торган яңа коалиция оештырырга ниятләвен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG