Accessibility links

АКШ саклану министры Әфганстандагы гәскәрләр белән очрашты


Ике көнлек сәфәр белән Әфганстанда булган АКШ саклану министры Роберт Гейтс Кандагарда америка солдатлары белән очрашты.

Сишәмбе көнне иртәнге якта алар, андагы гәскәр житәкчеләре белән, талибларга каршы Гильменд вилаятендә бара торган зур күләмле хәрби операциянең кайбер мизгелләре турында сөйләштеләр.

Очрашуда шулай ук, Гильменд белән чиктәш булган Кандагарда да экстремистларга каршы тору чарлары турында фикер алышынды.

Бу очрашулар барышында Гейтс берничә тапкыр Әфганыстандагы америка хәрбиләренең авыр көннәре алда әле, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG