Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхмүт Әхмәдинижат Кабулда


Әфганыстанда чит ил гәскәрләре булуын Иран тынычлык гарантиясе дип санамый.

Бүген Кабулда Әфганыстан президенты Хәмид Карзаи белән очрашкан Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинижат шундый белдерү ясады.

Әхмәдинижат Американы ике кырда уйнауда гәепләде. Террорчыларны алар үз тырышлыклары белән барлыкка китерде, хәзер инде алар белән көрәшәләр, диде.

Бу көннәрдә Әфганстанда булган Американың саклану министры Роберт Гейс Тәһранне дә ике катлы уенда гәепләде. Ягъни, бер яктан алар Әфганыстанга теләктәшлек белдерәләр, икенче яктан АКШның Әфганыстанда тотрыклылык урнаштырырга юнәлтелгән көчләрен жимерергә ниятлиләр,
XS
SM
MD
LG