Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисади жинаятьләргә канун йомшара


Русиянең дәүләт Думасы, иктисади жинаятьләрдә шикләнелгәннәрне кулга алуны туктатып тору турындагы канун проектын беренче укылышта кабул итте.

Өлешчә алганда сүз монда алдашу, үзләштерү, я булмаса, алдашу юлы белән матди зыян китерү, канунсыз эшкуарлык турында бара.

Шундый жинаятьтә шикләнелгәннәргә кулга алыну урынына, йөз меңнән башлап биш йөз меңгә кадәр акчалата түләү каралган.

Бу канун проектын Дәүләт Думасына Русия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән.
XS
SM
MD
LG