Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашапов Крюковны яклап Сембергә юл алды


Рәфис Кашапов юлга җыена
Рәфис Кашапов юлга җыена

Сембердә яшәүче Сергей Крюковка карата 282нче маддәсе буенча хөкем эше башланды. Элегрәк, Чаллыда Рафис Кашаповка шушы ук маддә буенча хөкем эше башлангач, Крюков Кашаповны яклау өчен Чаллыга чыыгп китә. Ләкин тәртип саклау оешмалары аны кулга алып, психбольницага озата. Крюковка карата хөкем эше башлангач, инде Чаллы ТИҮе рәисе Кашапов Сембергә юл алды.

Сергей Крюков исеме “Азатлык” радиосында беркадәр телгә алынган иде инде. Крюков – журналист, эшмәкәр һәм соңгы елларда хокук органнары тарафыннан эзәрлекләнүләргә дучар булган шәхес. Аңа, журналист буларак язылган мәкаләләре өчен Русия җинаятьләр кодексының 282 маддәсенең 1 өлеше буенча эш кузгатылган.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов Крюковны яклап сүз әйтү өчен Сембергә китте. Шушы сәфәр алдыннан “Азатлык” хәбәрчесе Кашапов белән очрашты, булачак мәхкәмә, Крюков эшчәнлеге хакында берничә сорау бирде.

“Крюков заманында журналист буларак та, эшмәкәр буларак та зур эшләр башкарды. Соңгы елларда эзәрлекләүләр аркасында аның бизнесы таралды, мәхкәмә юлында йөреп акча эшли алмый. Үз хокукларын яклап бик күп оешмаларга мөрәҗәгать итте. Ләкин соңгы вакытта хокук оешмалары, ул мөрәҗәгать иткән, куркып бетте, шикелле.

Мин 18 март көнне Сембердә булачак мәхкәмәдә аны яклап чыгарга телим. Сергей Крюковның Кавказ сайтында бик күп мәкаләләре басылды. Шушы язмалар өчен аңа 282 маддәсе буенча эш ачылды. Шушы маддә буенча миңа, Фәүзия Бәйрәмовага, Дамир Шәйхетдингә дә хөкем чыгарылды. Русиядә татарларга гына түгел, урысларга каршы да эзәрлекләү бара”, диде Рәфис Кашапов.

Шунысы үзенчәлекле, татарларга шушы маддә буенча мәхкәмәләр барганда, урыслар тарафыннан яклау күренмәде кебек. Кашапов моның белән риза түгел. Аның әйтүенчә, урыс кешеләре аны яклаган, ләкин сүз әйтү өчен аларны мәхкәмә залына кертмәгәннәр. Сембердән Сергей Крюков Кашаповны яклап юлга чыккач, органнар тотып алып, психбольницага озаталар. Шулай итеп, урыс кешеләре татарны яклап сүз әйтә алмый.

"Сембер мәхкәмәсендә сүз бирелсә, нәрсә әйтергә җыенасыз?" дигән сорауга Рәфис Кашапов болай дип җавап бирде:

“Иң беренче шуны әйтәчәкмен - Крюков үз язмаларында Чечняда үтерелгән 250 мең мөселман, шуларның 42 меңе - балалар булуы, Русиядәге коррупция, җинаятьчелек, хокук бозулар турында язды. Ул – кеше хокукларын яклаучы. Барып җитә алсам, шуд турыда әйтәчәкмен. Крюков кебек, минем белән дә теләсә нәрсә булуы ихтимал, ләкин барып җитүемә ышанам”, диде ул.
XS
SM
MD
LG