Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар иҗтимагый үзәге җанисәпкә бойкот белдерү мәсьәләсен тикшерә


Наил Хәкимов
Наил Хәкимов

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең агымдагы елның октябрь аенда булачак җанисәпкә бойкот белдерүе мөмкин. Бу турыда ТИҮ идарәсе әгъзасы Наил Хәкимов хәбәр итте.

“Без татар иҗтимагый үзәгенең узган киңәйтелгән идарә утырышында әлеге мәсьәләне күтәрдек. Бойкот игълан итү кирәк дип исәпләүчеләр фикеренчә, Башкортстанда халык санын алуларга әзерлек сәяси төс алды.

Башкортстан телевидениесе, радиосы һәм рәсми матбугат татар авылларын башкортлаштыру эшләре алып бара. Татар җәмәгатьчелегенә үз позициясен белдерергә мәгълүмат чараларында урын бирелми. Ягъни шартлар тигез түгел.

Без шул уңайдан бойкот белдерү кирәк дип исәплибез. Шул ук вакытта моңа республикада яшәүче барлык татар җәмәгатьчелеге дә кушылыр дип булмый. Чөнки, беренчедән, бу хакта җәмәгатьчелеккә җиткерү чикләнгән, икенчедән, белгәннәре дә басымнан куркып аңа кушылмаулары ихтимал.

Шулай да бойкотка хәтта берничә йөз кеше кушылган очракта гына да без аны бәйсез мәгълүмат чаралары аша халыкара дәрәҗәдә ишеттерергә тырышачакбыз. Бу мәсьәләдә карар алдагы атнада кабул ителәчәк”, диде Наил Хәкимов.
XS
SM
MD
LG