Accessibility links

Иркутскида митинг оештыруга аяк чалырга тырышкан ике кеше тоткарланган


Иркутскида Байкал күлен яклап митинг оештыручыларга аяк чалырга тырышкан ике кеше тоткарланган.

Әлеге ике кеше Байкал кәгазь ширкәте ябылу сәбәпле эшләрен югалтуларын белдереп, шигарьләр язылган плакатларны ертырга тырышкан.

Экологлар митингына 1,5 меңләп кеше җыелган. Алар Байкалга пычрак су агызуга рөхсәт бирә торган Русия хөкүмәте карарын үзгәртүне таләп итте.

Чарада катнашучыларга яклау белдереп, Иркутскига “Солидарность” хәрәкәте рәистәше Борис Немцов та килгән.


XS
SM
MD
LG