Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанның Куетта шәһәрендә - студентлар белән полиция бәрелеше


Пакыстанның Куетта шәһәрендә студентлар полиция белән бәрелешкән. Аларны таратыр өчен полиция яшь чыгара торган газ кулланган.

Радиобыз хәбәрчесе мәгълүматларына караганда, 250 якын студент мәгариф даирәсендә илкүләм билгеле булган Куетте шәһәренең ирләр көллияте ректоры Фазил Барины үтерүгә ачу хисләрен белдереп, шәһәрнең иң зур юлын каплаган.

Фазил Бари эшкә барганда, аны узып баручы машинадан атып үтергәннәр.

Соңгы биш көндә генә Бәлүҗистан вилаятендә шуның ише үтерешләрдән 18 кеше һаләк булган.
XS
SM
MD
LG