Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Олимпия комитеты Леонид Тягачевны эшеннән азат итте


Русия Олимпия комитетынең башкарма комитеты сишәмбе көнне Леонид Тягачевны оешманың президенты урынынан төшерде.
Яңа президентны сайлау 20 майда узарга тиеш.

Тягачевның эштән китүе, Русия президенты таләп иткәнчә, бу оешмада кадрлар алыштыру белән бәйле. Ванкувер Олимпия уеннарында Русия спортчыларның начар чыгыш ясавыннан соң, Дмитрий Медведев спорт түрәләренә үзләре өчен тиешле нәтиҗәләр ясавны таләп иткән иде.

Ванкуверда Русия спортчылары бары тик 3 кенә алтын медал казанды, бу аларының барлык кышкы Олимпиадалар тарихында иң начар нәтиҗәсе иде.
XS
SM
MD
LG