Accessibility links

Мәскәү мәхкәмәсе ЮКОС житәкчеләрен сак астында калдыруны канунлы дип саный


Мәскәү мәхкәмәсе “Юкос”ның элекке хужалары - Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевны 17 майга кадәр сак астында калдыруны канунлы дип белдерә.

Шулай итеп, Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Хамовники районы мәхкәмәсе чыгарган карарны көчендә калдырды. Шуның белән гәепләү ягының дәгъвәсен дә кәнәгатьләндерде.

Элегрәк, Страсбургтагы кеше хокуклары буенча Европа мәхкәмәсе, Платон Лебедевка карата сак астында тоту, башка кайбер хөкем карарлары канун бозулар белән кабул ителгән дип белдергән иде. Мәхкәмә Русия 10 мең евро түләргә тиеш дигән карар да чыгарган иде.

Михаил Ходорковский белән Платон Лебедев финанс жинаятьләрдә гәепләнеп 8 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Хәзер инде мәхкәмә аларга каршы ачылган икенче жинаять эшен тикшерә.
XS
SM
MD
LG