Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур мөселман оешмаларында кабат тентү


Петербурда хокук саклау, ФСБ вәкилләре кайбер мөселман гыйбадәт йортларында тентүләр уздырган. Ислам динен кабул иткән урыс милләтендәге 25 яшьлек Егор Рябинин кулга алынган. Петербур мөфтие белән Русия мөфтиләр Шурасына караган кайбер мөселман оешмаларында арасында тарткалаш төбәктә инде күптән дәвам итә.

ФСБ, прокуратура, милиция вәкилләренең тентүен мөселман гыйбадәт йортлары җитәкчеләре Петербур мөфтие Җәфәр Пончаев котыртуы сәбәпле уздырылган дип саный. Чөнки алдагы көнне генә Русия мөфтиләр шурасына караган “Әл-Фәтх” оешмасы рәисе Җамалетдин Мәхмүтов Пончаевка каршы шигарь тотып мәчет каршында басып торган.

Дөресрәге, алар 10 кешелек пикет уздыруга рөхсәт сорап шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән булган. Әмма Петроград районы моңа рөхсәт бирмәгән. Шуңа да карамастан, Мәхмүтов мәчет каршына шигарь тотып берүзе генә чыгып баскан.

Тагын шунысы игътибарга лаек, тентүләр нәкъ Пончаевка карамаган мөселман оешмаларда гына узган. Мисал өчен ул рәислек иткән Җәмигъ мәчетенә хокук саклау оешма вәкилләре килмәгән.

Петербурның прокуратура каршындагы тикшерү комитеты идарәсендә “Газета.ру”га белдерүләренчә, тентүләр кузгатылган җинаять эше кысаларында булган.

“Җинаять эше милләт һәм динара дошманлык нигезендә кузгатылган иде. Төгәл шикләнүчеләр әлегә юк”, ди Петербурның прокуратура каршындагы тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе киңәшчесе Сергей Капитонов.

ФСБ вәкилләре беренче генә килми

Ләкин тентүләрнең кинәт кенә Мәхмүтовның каршы чыгуыннан соң узуы юктан гына түгелдер.

“Ул Пончаев урынына берәр белемле, укымышлы имамны куюны тәкъдим итә. Аның әлеге белдерүләреннән соң, Петербурдагы мөселман мәхәлләләрендә, мәдрәсәләрдә тентүләр узды. ФСБ, прокуратура, милиция вәкилләре “Әнсар” дигә мәдрәсәгә кереп корал, шартлатулар турында китаплар тапты. Алар моны үзләре белән алып килеп ташлавы да ихтимал. Шулай ук Печән базарында, Апраксинда, Фаловода мәчет-мәдрәсәләрдә тентүләр узды. Анда да ниндидер китаплар таптылар. Шулай ук урыс милләтеннән булган һәм исламга күчкән бер мөселман егетен – Егор Рябининны да тоткарладылар. Милиция хезмәткәрләре сүзләренчә, анарда Тамиминың тыелган китабын табылган”, ди “Мәккә” дини оешма җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Ул хокук саклау оешма вәкилләренең пычрак аяк киемнәре белән мөселман гыйбадәтханәсендәге намазлыклар өстендә йөрүен әйтә. Инде билгеле булганча, бу беренче генә тентү түгел. Мондый хәлләр элек тә күзәтелгән иде.

Вәлиев әйтүенчә, Петербур мөселманнары диния нәзарәте рәисе Пончаев җәмәгатьчелеккә һәрвакыт мөселман мәхәлләләре турында тискәре фикерләр җиткереп тора.

“Әле яңа гына телевизион тапшыруда чыгыш ясаганда әлеге мәхәлләләрдә наркотиклар тараталар дип белдереп, мөселманнарга пычрак атты”, ди ул.
XS
SM
MD
LG