Accessibility links

Медведев торакка бәяләрне контрольдә тотарга кушты


Русия президенты Дмитрий Медведев вице-премьер Дмитрий Козакка торак хуҗалыгы өчен бәяләрне күзәтеп барырга кушты һәм хакларны артык күтәргән җирле түрәләрне эшләреннән алырга чакырды.

Соңгы ике атнада Козак Русия төбәкләрендә коммуналь хезмәтләргә бәяләрне тикшереп, 15 мең муниципаль оешманың 1046сында хакларның киметелүен хәбәр итте.


XS
SM
MD
LG