Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу АКШ белән хәзерге фикер каршылыгын хәл ителмәслек мәсьәлә дип санамый һәм Израил массакүләм мәгълүмат чараларында барлыкка килгән президент Барак Обама турындагы кискен сүзләрне гаепләп чыга.
Якшәмбе көнне чыгыш ясап, Нетаньяһу АКШ һәм Израил “якын хезмәттәшләр” булып кала дип белдерде. Премьер массакүләм мәгълүмат чараларында аның киңәшчеләренең берсенең “Обама – Израил өчен катастрофа” дигән сүзләрен китергән язмаларны тәнкыйтьләде.
Күптән түгел Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяһуның Вашингтонда АКШ президенты Барак Обама белән сөйләшүләре уңышсыз тәмамланды.
Кушма Штатлар Израильнең Көнчыгыш Иерусалимда яһүдиләр өчен 1600 яңа йорт төзү планын тәнкыйтьли.