Accessibility links

Төркиянең Европа берлегендә тулы хокуклы әгъзә булуын Германия һаман хупламый


Төркиягә ике көнлек сәфәре вакытында Германия канцлеры Ангела Меркель бу илне Европа берлегенә тулы хокуклы әгъзә итеп алуга янә каршы булуын әйтте.

Ангела Меркель фикеренчә, Европа берлегенә аерым хокуктагы партнер итеп алу тәкъдимен Төркия тискәре яктан кабул итмәскә тиеш. "Сөйләшүләр башланган вакыттан бирле уенның кагыйдәләре үзгәрде. Берлеккә керү турындагы сөйләшүләрнең соңгы көне билгеләнмәгән. Мин бу мәсьәләдә безгә әле эшләргә кирәк дип саныйм. Альянсның тулы хокуклы әгъзәсе булыр өчен Төркия Европа берлегенең төп кануннарына тәңгәлләшергә тиеш “ диде герман канцлеры.

Төркия премьер-министры Рәжәп Эрдоган шул ук вакытта, Төркия өчен аерым хокуклы әгъзә булу кабул ителмәслек, мондый тәкъдим биш ел элек килешенгән сөйләшү шартларын бозу булып тора, диде.

Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары Ангела Меркель сәфәре Европа берлеге белән Төркия арасындагы киеренке мөнәсәбәтләрне йомшартмады дип белдерә.
XS
SM
MD
LG