Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчке эшләр министры шартлаулардан соң ашыгыч нәтижәләр ясамаска өнди


Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев хокук саклаучы оешма вәкилләрен һәм илнең барлык халкын “терроризмның милләте юк” дип, Мәскәү метросындагы терактлардан соң ашыгыч нәтижәләр чыгармаска чакырды.

Чәршәмбе көнне Мәскәүдә узган Хокук бозуларны булдырмау комиссиясе утырышында министр яңадан паникага бирелмәскә чакырды.

Бүген Мәскәү өлкәсендә һәм Калугада шартлау корбаннарын жирлиләр.

Мәскәүдә бүген “Парк культуры” метросы янында “Сүзсез” дип аталган матәм чарасы уза.

“Лубянка” мәйданында Соловкидан кайтарылган таш янында һаләк булганнарны рәсмиләр искә ала.

“Лубянка” һәм “Парк культуры” метросында булган шартлаулардан 39 кеше һәлак булды, 95 кеше төрле яраланулар алды, шуларның 76 әле һаман да хастаханәдә, күпләре авыр хәлдә.

Фаразларга караганда, шартлатуны Төньяк Кавказдан чыккан интихар хатын-кызлар башкарган.
XS
SM
MD
LG