Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү метросында яраланганнарның 81-е хастаханәдә кала


Бер атна элек Мәскәү метросындагы шартлауларда яраланганнарның 81-е әле дә хастаханәдә кала.

Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы белдерүенчә, аларның унысы авыр хәлдә.

Узган дүшәмбедә Мәскәү метросының "Лубянка" һәм "Парк Культуры" тукталышларындагы шартлаулардан 40 кеше һәлак булды, 90-лап кеше яраланды.

Бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны чечен сугышчылары җитәкчесе Доку Умаров үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG