Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда кабынган протест чараларында 65 кеше үлде


Кыргызстанда Tалас шәһәрендә башланып башкала Бишкәктә дәвам иткән протест чаралары канга буялды. Протестчылар белән полиция арасында чыккан бәрелештә кимендә 65 кеше үлде 400дән артык кеше яраланды.

Ил президенты Курманбәк Бакиев башкала Бишкәк һәм тагын 3 шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан итте.

Оппозиция тарафдарлары дәүләт карамагындагы ТВ каналын тоткарлады, эфир туктатылды.

Оппозиция тарафдарлары Бакиевны үз улын югары дәүләт урынына билгеләүдә һәм корупция кылуда гаепли. Алар президентны вазыйфадан китәргә чакыра.
XS
SM
MD
LG