Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда 35 журналист төрмәдә тотыла


Халыкара журналистларның хокукларын яклау оешмасы 35тән артык журналистның әле дә Иран төрмәләрендә тотылуын белдерде.

Комитет мәгълүматларына караганда, төрмәдә тотылган журналистларның күпчелеге көч куллану очрагына дучар була. Алар шулай ук үзләре эшләмәгән җинаятьчелектә гаепләнә.

Былтыр июнь аенда узган президент сайлавыннан соң чыккан каршылык чараларында, хакимият оппозициягә басымнарны арттырып, оппозиция тарафдарларын күпләп кулга алган иде.
XS
SM
MD
LG