Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыев кире Җәлал-Абадка кайта


Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев аны яклап Ошта узган митингның вакытлы хөкүмәт тарафдарлары белән куып таратылуыннан соң Җәлал-Абадка кайта.

“Яңалыклар” агентлыгы хәбәр итүенчә, Ошның драма театры каршындагы мәйданда әле дә меңләрчә кеше кала, әмма вәзгыять тыныч.

Пәнҗешәмбе иртән Ошта яңа хөкүмәт вәкилләре белән президент тарафдарлары арасында бәрелешләр булды.

“Интерфакс” агентлыгы язуынча, Кыргызстан тикшерү оешмалары Бакыев гаиләсенә караган бизнес-объектларның исемлеген төзи.

Финанс министры вазыйфаларын башкаручы, яңа вице-президент Тимер Сариев Бакыевның кечкенә улы һәм аның тирәлегенә бәйле булган илнең 7 банкына тыштан идарә кертелгәнен хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG