Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа финанс өлкәсендә тотрыклылык вәгъдә итә


Европа комиссиясе рәисе Жозе Мануэл Баррозу Грециядәге бюджет кризисына карамастан еврозонада тотрыклылык булачак, дип белдерде.

Халыкара валюта фонды һәм Европаның үзәк банкы җитәкчеләре Доминик Стросс-Кан һәм Жан-Клод Трише Германияне Грециягә финанс ярдәмне тоткарламаска чакыра. Берлин Афинның бюджет кыскарту планын әзерләвен таләп иткән иде.

Бүген евро долларга карата быелгы иң түбән бәягә төште.
XS
SM
MD
LG