Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда EXPO-2010 ачыла


Шанхайда бүген зур халыкара күргәзмә ачыла. EXPO-2010 чарасында 200дән артык ил һәм оешма үз үзен танытачак.

Быелгы күргәзмәнең төп темасы – шәһәр һәм кешенең шәһәр шартларында яшәү рәвеше. Шанхай – дөньяның иң зур калаларының берсе, аның халык саны 18 миллионлап, дип исәпләнә.

Күргәзмә октябрьгә кадәр эшлиячәк. Аны 70 миллионлап кеше килеп карар, дип фаразлана. EXPO-2010 күргәзмәсе ачылуында Русия һәм Франция президентлары Дмитрий Медведев һәм Николя Саркозинең катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG