Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика култыгындагы табигать фаҗигасендә җаваплылык ВРдә


Мексика култыгында нефть чыгару урынында булган каза нәтиҗәсендә суга агып таралган нефтьне чистарту эшләре дәвам итә. АКШ президенты Барак Обама диңгездәге калдыкларны чистарту чыгымнарын нефть платформының иясе ВР ширкәте түләячәк дип әйтте.

ВР башкарма комитеты башлыгы Тони Һайвард җаваплылыкны ширкәтнең үз өстенә алуын, тирә мoхетнең пычрануыннан зыян күргәннәр өчен акча җәзасы түләргә әзер булуын белдерде.

Икенче яктан нефть калдыкларының АКШ ярларына килеп җитүе белдерелә. АКШның 4 вилаяте табигать фаҗигасе яный. Бу вилаятләр АКШның биологик яктан бай, балык җитештерелгән җирләреннән санала.

Американың Луизиана штаты хакимиятләре кичә Пентагонга мөрәҗәгать итеп яр буена якынлашкан нефть чистартуга ярдәмгә 6 мең хәрбине җибәрүне сораган иде. Вилаяттә гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Икенче яктан фаҗигадән соң диңгездә нефть эзләү гамәлләре вакытлыча туктатылды.

Узган атнада Мексика култыгында нефть чыгару урынында булган каза нәтиҗәсендә 5 мең мичкә нефтьнең суга агып таралуы белдерелә.
XS
SM
MD
LG