Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея атом сөйләшүләрен яңадан башларга әзер


Төньяк Корея үзенең атом кораллану програмын туктату өчен тарафлар белән сөйләшергә әзер булуын белдерде. Кытай мәгълүмат чыганаклары хәбәренә караганда Төньяк Корея башлыгы Ким йонг-Ил бу теләген Кытай башлыгы Hу Җинтау белән очрашуы вакытында әйткән.

Төньяк Корея атом коралсызлану турындагы сөйләшүне узган ел туктаткан һәм артабан атом коралларын сынап чыккан иде. Монын нәтиҗәсендә Төньяк Корея БМОның җитди санкциясeнә дучар калды.
XS
SM
MD
LG