Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирландиядә очкыч сәфәрләре яңадан тукталып торды


Соңгы бер атнада Ирландиядә өченче тапкыр һава aланнары, шул исәптән Дублин халыкара һава аланы бүген иртән вакытлыча ябылды. Сәбәбе - Исландиядәге янартау көлләренең яңадан һавага таралуы.

Исландия белгечләре Eyyafyallayöküll янартавы яңадан шартлау дәрәҗәсенә җитүен якын арада һавага көл болытлары тарата башлаячагы турында кисәтте.

Белгечләр әгәр янартау яңадан ут чәчә башласа, аның тәэсире белән Европада янә очкыч сәфәрләренең туктау ихтималлыгы турында әйтте.

Төштән соң җилнең көл болыты хәрәкәтен үзгәртүеннән соң очышлар яңадан башланды.
XS
SM
MD
LG