Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Катынь документларын Польшага тапшырды


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев Катынь турында документларны Польшага тапшырды.

Шимбә көнне Медведев Кремльдә Польша президенты вазыйфасын башкаручы Бронислав Коморовский белән очрашты.

Бу очрашу вакытында ул поляк офицерларының Катыньда үтерелүе турында 67 томнан торган җинаять эше материалларын Польша ягына тапшырды.

1940 елның язында совет җитәкчеләре фәрманы белән Катынь урманында 20 меңләп поляк офицеры атып үтерелә.

Узган айда Русия рәсмиләре бу эшкә караган “1нче санлы махсус папка” документларын беренче мәртәбә киң җәмәгатьчелеккә ачты.

Медведев сүзләренчә, Катынь документларын җәмәгатьчелеккә ачу эше дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG