Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евро акчасын кулланучы илләр евроны көчләндерү юлларын тикшерә


Брюссель – Евро акчасын кулланучы илләрнең җитәкчеләре евроның кыйммәте төшүенә каршы чаралар тикшерә.

Якшәмбедә 16 илнең финанс министрлары Брюссельдә очрашып, шушы максат өчен берничә миллиард евролык махсус фонд булдырырга җыена.

Франция президенты Николя Саркози, “Дүшәмбе, финанс базарлары ачылуга евроны саклау механизмы инде гамәлдә булачак” дип ышандырды.

Грециядәге финанс кризисы сурәтендә шушы атнада бер евроның кыйммәте 1.25 долларга кадәр төште.

Җомга көнне евро акчасын кулланучы илләрнең җитәкчеләре Грециягә 110 миллиард евро күләмендә кредит бирү планын хуплады.
XS
SM
MD
LG