Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: Татар санын югалтмаска


Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән килгән ветераннар белән очрашты. Проблемаларны чишүдә кулыннан килгән кадәр тырышачагын белдерде. Яшьләрне Казанга укырга чакырды.


Абдулла Лотфуллин Беларуста яши. Әлеге илнең нинди дә булса шәһәрендә дә, авылында да түгел, ә беркая да карамаган ике катлы бинада тора ул. Кыргызстанда башка милләтләргә карата мөнәсәбәт үзгәргәч Беларуска күчкәннәр. Көнбатышка таба тормыш корган җирләре агуланган булып чыккан.

“Ике этажлы өй комбинат янында ук. Бар җир дә агулы химик матдәләр белән зарарланган. Юл да, газ да юк. Сазлыктан чыккан су коега ага, шуны тондырып эчәбез. Фатир, я булмаса берәр нәрсә эшлибез дип әйткән иделәр. Мин (Казанга- Н.А) китәр алдыннан өй түбәсен ясыйбыз диделәр, чөнки өйгә су үтә”, диде Лотфуллин.

Абдулла Лотфуллин
Бу хакта ишеткән Фәрит Мөхәммәтшин Беларус хөкүмәте башлыгы Сергей Сидорскийның җомга Казанга киләчәген һәм шимбә көнне аның белән очрашачагын да әйтте.

“Бу хәлне аңа (Сидорскийга-Н.А) әйтимме соң? Язып бир әле. Иртәгә ул монда була”, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт шурасы рәисе шулай ук Сидорский белән Минскида төзелә башлаган мәчет турында да сүз кузгатыр, мөгаен.

“Мин Беларуста булганда Лукошенко белән барып мәчет сала башлаган идек. Начар салалар. Акча беркайчан җитми ул”, диде Мөхәммәтшин Лотфуллинның беларусларның мәчет салырга акча юк дип әйтәләр, дигән сүзенә җавап итеп.

Абдулла Лотфуллин Беларуска башта балаларын җибәргән булган. Үзе Кыргызстанда кала. Андагы татар оешмасының башлыгы була. Ул вакытларда мәчетләрне күтәргәннәр, татар зиратларын рәтләгәннәр, татарча концертлар бирә башлаганнар. “Акаев киткәндә миңа да китәргә туры килде”, ди Лотфуллин. Кыргызстандагы бүгенге хәлләргә дә бик борчыла. Әнә Ошта кабат сугышалар, анда кайтырга мөмкинлек юк, ди.

73 елдан соң беренче сәфәр

Бишкәк шәһәреннән Казанга килгән Әлфия апа Закирова да Кыргызстандагы хәлләргә бик борчыла. Кабат “русские - в Рязань, татары - в Казань” дигән сүзләр ишетелә башлаганны яшерми. Күрәсең, вакытлы хөкүмәтнең милләтара җайсызлыкларга игътибарга вакыты юктыр.
Әлфия Закирова

Хәтта “Ливадия” шифаханәсендәге дәвалаучы баш табиб та Әлфия апага моннан меңнәрчә чакрым ераклыктагы хәлләрне исенә төшергән. “Бездән көләләр дә инде. Баш табиб кичә, тегендә сугышалар, ә ул монда килгән, ди. Монда барсы да бушка. Ашау да, тәрбия дә, карау да, йөрү дә – барсы да бик яхшы”, ди Закирова.

Казанга ерак сәфәргә чыкканда бернинди кыенлыклар да булмады, дип белдерә ул. Татар җәмгыяте башлыгы очкычка кадәр озатып куйган. Мәскәүдән Казанга килгәндә дә мәшәкатьләр тумаган. Татарстанга бик зур рәхмәтләр әйтә. Кыргызстандагы пенсиясе 2000 сом. Даруларга да, сәламәтләнергә дә җитенкерәми икән шул.

Казанга аның үз гомерендә беренче сәфәре. 12 яшьлек кыз чагында 1937 елда әти-әнисе аны Чаллы якларыннан алып чыгып киткән булган аны. “Сугыш башлангач әтием китте дә кайтмады. Әнием Илебезгә кайта алмады. 7 бала белән кая барсын?Шунда калдык. Әти сугыштан кайтмагач гомер буе колхозда эшләдем. Мин монда (Казанга-Н.А) тылда эшләгән кеше буларак килдем”, ди Әлфия апа Закирова.

Нурланыш оныкларга да җитә


Казакъстанның Семипалат (Семипалатински) шәһәреннән килгән Рәшидә Хәсәнова, Татарстан безнең үзәк кенә түгел, ә безнең йөрәгебез Татарстанда, дип белдерә.

“Безгә моннан кире кайту күңелле. Безне акимат (хакимият башлыгы-Н.А) каршы чыгып алачак. Ул безнең хакта уйлаганыгызны әйтә. Үзебезнең илгә кайткач мин, татарлар бөтен илләрдә бар, ә Татарстан безне яклый ала дип сөйләячәкмен”, ди Хәсәнова.

Рәшидә Хәсәнова
Рәшидә апа Хәсәнова гомере буе балалар укыткан. Соңгы 15 елын укытучыларның белем күтәрү институты мөдире булып эшләгән. Атом-төш сынавы булган җирләрдә торганга гомум эш стажы 101 ел тәшкил итә икән. Үзенә 78 яшь.

“Җир астында да, һавада да том-төш сынаулары була иде. Безнең өйләр шартлатканда җир тетрәүдәге кебек дерелдәде. Нурланыш әле дә бар. Без яшәгән җирләр югары нурланыштагы һәм гадәттән тыш нурлатыштагы дип аталган өлешләргә бүленә. Без югары нурланыш дигәнендә яшибез. Бездә авыру халык күп. Ул безнең балаларга да, оныкларга да кала”, ди Хәсәнова.

Дөрес, Рәшидә апа Хәсәнова бу авыр хәлләр турында Дәүләт шурасы рәисе белән булган очрашу вакытында әйтмәде. Семипалаттагы сәнгать мәктәбендә укучы татар балаларының төрле бәйгеләрдә җиңүен, хәтта Париждан Гран-при алып кайтулары турында сөйләде.

Яшьләрне Казанга

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге очрашу вакытында өлкәннәргә талантлы һәм зирәк яшьләрне Казанга укырга җибәрегез, дип әйтте.

“Бюджет урыннарына керү мөмкинлеген арттырабыз. Кайткач бу мәсьәләне күтәрегез әле. Укып бетергәч кемдер монда калырга да мөмкин. Бер-берсен табып, өйләнешеп яшәрләр. Белем алып сезнең янга кайтып китәргә дә мөмкин. Татарлар күмәк яшәгән илләрдән татарларны монда укыта торган программа бар. Белеп торыгыз аны”, диде Мөхәммәтшин.

Шулай ук ул быел, БДБ һәм Балтыйк буе илләренә кагылмаса да, Русиядә җанисәп алу булачагын әйтеп китте. “Татарларның санын югалтмаска кирәк”, дип тә белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, татар кайда гына яшәмәсен Татарстан өчен кадерле ул.

Дәүләт шурасы башлыгы әйтүенчә, ул 15 майда Русия рәсмиләре төркеме эчендә Польшага китәчәк. Польша татарлары Мөхәммәтшиннең анда булачагын ишетеп, аны көтәләр икән инде.

Истәлеккә бер рәсем
XS
SM
MD
LG