Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстандагы яңа бәрелешләрдә 2 кеше һәлак булды


Кыргызстан сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, бүген Кыргызстанның көньягында кыргызлар үзбәк университетын яулап алырга маташканда 2 кеше һәлак булган, 50-ләп кеше яраланган.
Җәлал-Абад шәһәрендә 5 меңләп кыргыз үзбәк университетына һөҗүм итеп ташлар аткан, тәрәзәләрне ваткан. Утлы коралдан атулар да булган. Кем атканлыгы билгеле түгел.

Узган атнада да Җәлал-Абадта бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев һәм вакытлы хөкүмәт тарафдарлары арасында бәрелешләр булды.
Бүген анда бер төркем кыргыз җирле үзбәк азчылыгы җитәкчесе Кадыйрҗан Батыровны кулга алу таләбе белән урам йөреше оештырды.
XS
SM
MD
LG