Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русия-Европа Берлеге сөйләшүләре узды


Казанда Русия-Европа Берлеге хезмәттәшлек шурасы утырышы узды. Аның эшендә Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев, юстиция министры Александр Коновалов, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Европа Берлеге вәкилләре – эчке эшләр комиссары Сесилия Мальмстрем, Испаниянең юстиция һәм эчке эшләр министрлары, Бельгия юстиция министры катнашты.

Бүгенге утырышта 31 майда Дондагы Ростов шәһәрендә үтәчәк Русия-Европа Берлеге саммитына әзерлек тикшерелде.

Шулай ук очрашуда каралган башка мәсьәләләр - Русия белән Европа илләре арасында виза алуны җиңеләйтү һәм аннан туган проблемалар - Әфганстаннан наркотикның Русия аша Европага эләгүе, террорчылык һәм кешеләр белән сәүдә итү.

Русия Ростовта үтәчәк саммитта Көнчыгыш Европа илләре белән булса да Русия ватандашлары өчен виза алуны җиңеләйтү турында килешеп булыр, дип өмет итә.
XS
SM
MD
LG