Accessibility links

Кайнар хәбәр

British Petroleum Мексика култыгында нефть коесына цемент сала


British Petroleum (BP) ширкәте Мексика култыгында нефтьнең диңгезгә агуын туктатыр өчен каза булган нефть коесына цемент сала башлады. АКШ хөкүмәте бу адымга үз рөхсәтен биргән. Чараның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.

Белгечләр фаразлар белдерүдән тыелып тора. Моңарчы диңгез төбендәге нефть коеларына цемент салу очраклары булмаган.

Яр буйлары пычыранып иң зур зыян күргән Луизиана штаты губернаторы BP ширкәтен һәм федераль хакимиятләрне сүлпәнлектә гаепләде.
XS
SM
MD
LG