Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә сайлау тәмамланды: җиңүчеләр юк


Чехия парламентының түбән пулаты – депутатлар пулатына узган сайлауның беренче нәтиҗәләренә караганда урта-сул социал-демократлар тавышларның күпчелеген – 23% алган. Алардан 4% гына ватандашларның демократик партиясе калыша.

200 урынлык парламентка сайлауда катнашкан 25 фирка, иҗтимагый оешма һәм хәрәкәтләрнең 5-се керде. Калганнары тиешле 5%лык чикне үтә алмады.

Чехиядә сайлау хокукы булган 8 миллионлап кешенең 62% тавыш биргән.
XS
SM
MD
LG