Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Татарстанда кебек видеокамералар куелачак


Сочи шәһәр башлыгы Анатолий Пахомов шәһәр урамнарында, йортлар янында камералар куярга фәрман бирде. Интерфакс мәгълүмат агентлыгына әйткән сүзләренә караганда, Пахомов камералар куелгач шәһәр чистарачак һәм тәртиплерәк булачак, дип ышана.

Татарстанда “Имин Татарстан” дигән проект кысаларында инде 44 шәһәр һәм районда видеокамералар куелган. Әлеге проектны республика эчке эшләр министрлыгы Таттелеком ширкәте белән бергә тормышка ашыра. Камералар олы машина юллары һәм кеше күп яшәгән районнарда ишек алларындагы вазгыятьне күзәтә.

XS
SM
MD
LG