Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда кеше хокукларын яклаучы эзәрлекләнә


Башкортстандагы билгеле кеше хокукларын яклаучы Альмира Жуковага кабат эзәрлекләү башланган.

Хәбәр итүебезчә, артыннан күзәтеп йөрүләр, һәм аның белән Мәскәү-Хельсинки тынычлык оешмасы рәисе утырган машинага ату очраклары булган иде. Шулай ук, Альмира Жукованың кызы Алинә Жукова наркотик таратуда гаепләнеп, хөкем дә ителде. Аннары ул иреккә чыгарылган иде. Бу юлы да Алинә Жукова наркотик таратуда гаепләнә.

“Минем кызым Алинә утырган машинаны туктатканнар һәм пүнәтәйләр янында аның ике тешен бәреп сындырып, сумкасына наркотик салганнар. Тикшерү изоляторына адвокатлар ике тәүлеккә якын вакыт узгач кына кертелде. Мин боларның артында югары милиция түрәләре тора дип исәплим”, диде.

Элегрәк Альмира Жукова милиция генерал-майоры улы Виталий Мартыновның улының җинаятьләре турында бик күп мәгълүмат табылуын хәбәр иткән иде. Бу эзәрлекләнүләрне дә ул шуның белә аңлата. Альмира Жукова генерал улының канунсыз хосусыйлаштырулар һәм башка бик күп канун бозулары турында мәгълүматка ия булуын әйтеп, якын арада гаделлек җиңәр дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG