Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарлар Милли бергәлек көнен билгели


Маҗарстанда 4 июньдә яңа хәтер көне - бар маҗарларның Милли бергәлек көне билгеләнә. Бу хакта карар илнең парламенты тарафыннан майның 31 кабул ителгән иде. Тәкъдим белән соңгы сайлауларда зур уңыш казанган FIDESZ партиясе чыкты, ул хәзер парламентта күпчелеккә ия.

Беренче дөнья сугышында Һабсбурглар патшалыгы таркалганнан соң, 1920 елның 4 июнендә Трианон солых килешүе имзаланган иде. Шуның нигезендә маҗар милләте яшәгән җирләрнең шактый өлеше күрше илләргә - Словакия, Сербия (ул чакта Югославия) һәм Романиягә кушылды, Маҗарстанның үзеннән читтә 3 миллионлап маҗар калды.

Милли бергәлек көне хәзер дә бүленеп яшәгән шушы милләтне бербөтен итеп саклау максатында кертелде. Парламент кабул иткән карарда "башка дәүләт хакимиятендә калган һәр аерым маҗар бербөтен маҗар милләтенең өлеше булып тора, аның бергәлеге дәүләт чикләрен узып киткән чынбарлык", диелә.

Май азагында маҗар парламенты читтәге милләттәшләргә илнең ватандашлыгын бирүне җиңеләйткән канун кабул итте.

Рәсми Будапештның милләтне шулай бергә тоту тырышлыклары күрше илләрдә, бигрәк тә халкының биштән бер өлешен маҗарлар тәшкил иткән Словакиядә зур ризасызлык уята.
XS
SM
MD
LG