Accessibility links

Кайнар хәбәр

Смоленск янында һәлак булган кешенең акчасы урланган


Польша прокуратурасы хәбәр итүенчә, Смоленск янында очкыч казасында һәлак булган бер кешенең кредит картасыннан 11 тапкыр акча алырга тырышканнар. Анджей Пшевозник үлемен тикшерүче адвокатның сүзләренә караганда, урланган ике кредит картасының берсеннән акча инде казадан соң берничә сәгать узгач та алынган.

“10-12 апрель көннәрендә банк картасыннан 6 мең злот алынган, бу якынча 2 мең доллар”, диде адвокат.

Польшаның эчке иминлек идарәсе Русиядә очкыч казасы урынында булган дүрт хәрби кулга алынган, дип хәбәр итте.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG