Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада көчләүче ирләрнең җенси сәләтләре бетереләчәк


Польшада балалар яки якын туганнарын көчләүдә гаепләнгән ирләргә җенси сәләтләрен бетерү өчен операция ясалачак. Бу хактагы канун сишәмбе көнне көченә керде. Канунны парламент узган елның сентябрь аенда кабул иткән иде.

Моңа кадәр ирләрнең җенси сәләтләре төрле илләрдә ихтияри рәвештә операция ясап бетерелде. Польша премьер-министры Дональд Туск илдә булган берничә яңгыравыклы җинаятьтән соң көчләүдә гаепләнгәннәргә бу операцияне мәҗбүри ясатырга тәкъдим итте. Шулай ук балаларны һәм туганнарын көчләүдә гаепләнгәннәр өчен төрмә җәзасы элек 2-12 ел булса, хәзер бу җәза 3-13 елга кадәр арттырылды.

Европа илләрендә балаларны көчләүчеләргә карата иң кырыс җәза – Польшада.
XS
SM
MD
LG