Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Израил белән мөнәсәбәтләрен өзәргә мөмкин


Tөркия президенты Габдулла Гүл Газзә ярдәм көймәсенә һөҗүм иткән Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрне бетерергә мөмкин. Франциянең Le Monde газетына биргән әңгәмәсендә Гүл, Израил бары тик ПКК яисә әл-Каидә террор оешмасы кыла алырлык бер һөҗүмне башкарды, дип әйтте.

Газзәгә һуманитар ярдәм илткән көймәләргә булган һөҗүм Төркия-Израил мөнәсәбәтләренә зур йогынты ясады. Һөҗүм вакытында төшерелгән видеолар дөнья күрә башлаганда, Төркия һөҗүм турында бәйсез тикшерү уздыруны һәм Израилнең бу гамәле өчен гафу үтенергә чакыра. Израил исә бәйсез бер тикшерү уздырырга каршы һәм Төркиядән гафу үтенергә җыенмый.

Бу атна Франциянең Le Monde газетына биргән әңгәмәсе вакытында Төркия президенты Габдулла Гүл, бу ике таләп үтәлмәгән очракта, Израил белән дипломатик бәйләнешләрнең өзелә алачагы турында кисәтте.

"Тарихта беренче тапкыр бер илнең армиясе халыкара диңгездә гади төрек халкының гомерен өзгән бер һөҗүм кылды. Салкын сугыш вакытында хәттa Советлар Берлеге дә безгә каршы мондый гамәл күрмәгән иде. Израил Төркия белән дус булуның мәгънәсен аңлап бетерми", диде Гүл.

Якын көнчыгыш белән икътисади хезмәттәшлек килешүе турында исә Гүл, Төркиянең Европа берлегенә кушылу максатыннан ваз кичмәячәген, Франция башлыгы Нилоля Саркози һәм башка Европа башлыкларының бу процесска аяк чалуына карамастан, әгъзалык таләпләрен үтәп барачагын әйтте.

Азиядә иминлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту җыены

Бу атнада Азиядә иминлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту җыенында Азия илләре җитәкчеләре бергә җыелды.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының "Азия илләре" варианты дип телгә алынган җыенда быел Төркия җитәкчелек итте. Катнашучылар саны күп булды. Җыенга көнбатышта әллә ни кызыксыну булмаса да, җыен дошман илләрне бер өстәл артында җыя алды. Максаты - Азиядә тотрыклыкны һәм тынычлыкны арттыру иде.

Җыенны җитәкләгән Төркия президенты Габдулла Гүл һәм Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевтaн кала, җыенга Русия премьеры Владимир Путин, Иран башлыгы Мәхмүт Әхмәдиниҗат, Сүрия дәүләт башлыгы Бәшәр Әсад, Әфганстан башлыгы Хәмит Карзаи да катнашты.

Азиядә иминлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту җыенын уздыру фикере 1992 елда Казакъстан президенты Нзарбаевтан чыккан иде.

2008 елда Казакъстан президенты бу җыен җитәкчелеген Төркиягә тапшыруны тәкъдим итте. Ике ил рәсмиләре җыенда катнашучылар санын иң югары дәрәҗәдә булдыру өчен зур әзерлек чаралары күрде. Берлеккә 20 ил әгъза булса, быел Вьетнам һәм Гыйракның да кушылуы белән, бу сан 22гә булды.

Әгъза илләр: Әфганстан, Азәрбайҗан, Kытай, Мисыр, Һиндстан, Иран, Үрдүн, Казакъстан, Кыргызстан, Монголия, Пакстан, Фәләстен, Көньяк Корея, Русия, Таҗикстан, Тайланд, Төркия, Гарәп Әмерлеге, Үзбәкстан һәм Израил.

Төркия җыенда Газзә ярдәм көймәсенә булган һөҗүмне хөкем итәргә тәкъдим итте. Израилдән кала җыенда катнашкан илләр бу хакта Төркиягә якташлык белдерде.
XS
SM
MD
LG