Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия дүрт айда йөз көрд сугышчысын үтергән


Төркия сепаратист Көрд эшчеләр фиркасенә каршы хәрби чараларда март башыннан бирле бер йөздән артык сугышчының үтерелүен белдерә.

Бу хәрби чаралар Төркиядә дә, күрше Гыйракның төньягында да үтте.

Май ахырында Гыйрак чигендә көрд сугышчыларының төрек хәрбиләренә уңышсыз һөҗүменнән соң Төркия хәрби чараларны көчәйтеп җибәрде.

Төркия белдерүенчә, хәрбиләр җавап һөҗүмнәре белән бу атнада гына да 20 сугышчыны үтергән.
XS
SM
MD
LG