Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Фатиха” – татар мөселман балалары газеты


Хәзерге балалар телевидение, интернет һәм урам тәэсирендә генә калмасын өчен яңа мөселман басмачы ачылды. Сигез битле төсле бу газетны “Татар мөселман календаре”н чыгаруда танылган Фәния Хуҗәхмәт нәшер итә.

“Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!” – Габдулла Тукайның менә шушы сүзләрен шигарь итеп алган “Фатиха” газетының беренче сынау саннары яз башында чыккан булса, июль аеннан ул даими рәвештә әбүнәчеләргә киләчәк.

Басманы гамәлгә куючы Фәния Хуҗәхмәт хәзерге милли мәгълүмат мохитендә нәкъ менә шушы төрдәге газетның булмавына игътибар иткән. Чаллыда 17 ел дәвамында “Көмеш кыңгырау” балалар газетын чыгарган Нәсимә Мөхәммәтсадыйк бу проектны әзерләгәндә Фәния Хуҗәхмәтнең һәм журналистлар Ирек Салих, бизәлеш мөхәррире Фаил Исламның тәҗрибәсенә таянган.

“Көмеш кыңгару” газетында 5 ел дәвамында махсус “Фатиха” саннары чыгып килгән. Шушы вакыт эчендә “көмеш кыңгырауның” бу сәхифәсе Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” һәм “Мөселман матбугаты” фестивальләрендә дәрәҗәле исемнәргә лаек булган.
Фәния Хуҗәхмәт


Хәзер “Фатиха” мөстәкыйль басма булып чыга. Аны Татарстанның почта бүлекләрендә яздырырга, шулай ук мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә табарга мөмкин булачак. Газетны оештыручылар Татарстан диния назәрәте һәм “Милләт” нәшрияты “Фатиха”ның эчтәлегенә һәм бизәлешенә зур игътибар бирәләр.

Газетның төп сәхифәләре – “Серләр галәме”, “Һәр илнең үз гаме”, “Татар яшәгән җирләр”, “Тарихи хатирәләребез”, “Яшьтәшем”, “Гаиләм - оям”, “Мин ничек намазга бастым”, “Укытучы – остаз - мөгаллим”, “Аллаһ матурлыкны сөя”, “Акыл ияләре клубы” һәм башкалар.

Газетны чыгаручылар ислам диненең бар матурлыгын күңелләргә салырга омтылган “Фатиха”ның чыннан да гаилә газетына әверелүенә өметләнә.
XS
SM
MD
LG