Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Газпром” белән “Нафтоһаз” берләшүе турында сөйләшү булачак


Дүшәмбе Мәскәүдә Русия һәм Украина премьер-министрлары Владимир Путин һәм Николай Азаров очрашачак. Очрашуның көнтәртибендә Украинаның “Нафтоһаз” ширкәтенең Русиянең “Газпромы” белән берләшү мәсьәләсе. Бу турыда сөйләшүләр инде ике ай бара.

Берләшүне “Газпром” тәкъдим итте. Русия уртак ширкәт төзеп үзенең иң зур газ ятмаларының берсен тәкъдим итә. Украина үз чиратында илкүләм газ ташучы транспорт системасын төзиячәк.

Украина хөкүмәте башлыгы Николай Азаров ике ширкәтнең берләшүенә каршы, әмма хезмәттәшлек турында сөйләшергә әзер булганын белдерде.

Мәскәү исә “Нафтоһазның ” “Газпром” белән берләшүе – котылгысыз, юкса Украина газ ширкәтенең киләчәге юк, дип саный.
XS
SM
MD
LG