Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә халык эш туктатып протест чараларына чыкты


Грециядә дәүләт эшендә эшләгән ватандашлар хөкүмәтнең икътисади кризиска карашы күргән чараларына каршылык белдереп протест чараларын башлады.

Шул исәптән бүген Афина һәм башка шәһәрләрдә зур протест чаралары оештырылды.

Зур иминлек чаралары күрелгән урамнарда вакыты белән полиция белән протестчылар арасында тарткалашулар булып алды.

Грециядә социаль иминлек карары белән пенсия яше арттырылган, эш хакларына өстәмә түләүләр киметелгән иде. Һәм икътисади чаралар кысаларында дәүләт эшендә эшләгән кешеләргә юнәлдерелгән яңа карарлар кылынган иде.

Греция һөнәр оешмалары әлеге икътисади карарлар бетерелгәнчегә кадәр каршылык чараларының дәвам итәген белдерде.
XS
SM
MD
LG