Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Әфганстанда күп санда сугышчының үтерелүен белдерә


НАТО хәрбиләре Әфганстанның көньягында күп санда кораллының үтерелүен һәм талибанның җирле башлыкларыннан берсенен кулга алынуын белдерә.

Хәрби рәсмиләр сүзләренә караганда Һәлманд вилаятенең Багран районында булган чараларда талибан сугышчылары белән хәрбиләр арасында атышлар булган. Шул ук вилаятьнең башка бер районында узган хәрби чарада исә җирле талибан җитәкчесе кулга алынган.

Әфганстанның төньягындагы Парван вилаятендә Көньяк Кореадан килгән төзелеш ширкәре эшчеләре торган йортка ракета һөҗүме булган.
XS
SM
MD
LG