Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге белән Бельгия җитәкчелек итәчәк


27 әгъзасы булган Европа Берлегендә 6 ай җитәкчелек итәчәк Бельгия Берлек оешканнан бирле 12нче тапкыр җитәкче вазыйфасын үти.

Июнь аенда булган сайлаулардан соң Бельгиядә әле яңа хөкүмәт төзелә алмады.

Европа Шурасы башлыгы Һерман ван Ромпуйның элекке Бельгия премьеры булуы сәбәпле, оешмалар арасындагыгы диолог тагын да тыгызрак булыр дигән караш бар.

Бельгиянең җитәкчелеге вакытында Европаның киңәю сәясәтенә күбрәк игътибар бирелер дип көтелә. Хорватиянең тулы әгъзалыгы өчен эшчәнлек арттырылды. Бельгия Төркиянең берлеккә әгъзалыгы процессына яклау белдерүен әйткән иде. Бельгиядән соң Берлек җитәкчелеге Маҗарстанга күчәчәк.
XS
SM
MD
LG