Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгода нефть ташыган танкер казага очрады, 220 кеше үлде


Урта Африка иле Конгада бер авылда нефть ташыган танкер шартлавы нәтиҗәсендә кимендә 220 кеше һәлак булды, 100дән артык кеше яраланды.

Каза илнең көнчыгыш чигендәге Санге авылында була. Нефть ташыган машина Танзаниядaн килгән булган.

Франция хәбәр агенты AFP белдерүенчә, шартлаудан элек авыл җирендә казага очрап ауган танкердaн урамнарга нефть тарала һәм соңыннан ут каба.

Вакыйгада күп санда кеше зыян күрде. БМО ясаган белдерүендә авылдагы БМО тынычлык саклау көчләренең казадан зыян күрмәвен белдерде.

XS
SM
MD
LG