Accessibility links

Либанда АКШны террорчылыкта гаепләгән Мөхәммәд Хөсәин Фадлалла үлде


Либан башкаласы Бәйрутта 75 яшендә Якын Көнчыгыш шыгый мөселманнар арасында абруй казанган, АКШны террорчылыкта гаепләгән Мөхәммәд Хөсәин Фадлалла үлде.

Танылган аятулла исемен йөрткән Фадлалла Либандагы “Хизбулла” радикал төркеменең дини юлбашчысы саналды. Әмма үзе ул моны кире кагып килде.

Дәвамчылары нигездә Либан һәм Гыйракта яшәгән Фадлалла АКШ һәм Изрaил сәясәтен тәнкыйтьләп, Ирандагы ислам инкыйлабын яклап килде.
XS
SM
MD
LG